Реклама
Җәмгыять
Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне ныклы контрольгә алырга кушты
Патяшина тикшерү вакытында санитар таләпләрнең бозылуы фактлары артуына борчылуын белдерде.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Соvid-19 коронавирусына каршы көрәштә, Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрне үтәүне ныклы контрольгә алырга кушты.
Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат-хезмәте хәбәр итә.
Шәхси саклану чараларын куллану турында кайгырту сорала. Аеруча җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында битлекләрсез йөрү ярамый. Татарстан Президенты бу хакта регионның Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде. Анда, шулай ук, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина үзенең чыгышында республикада предприятиеләр һәм оешмаларга карата контрольнең көчәйгәнлеге хакында тагын бер кат искәртте. Ике атна дәвамында 1268дән артык объект тикшерелгән, аларның 800гә якыны соңгы атнада күзәтүгә алынган.
“Санитар таләпләр бозылу очраклары ачыкланган объектларга карата административ эшләр кузгатылды”, - дип ассызыклап узды ул.
Җәмәгать транспортларын тикшерү вакытында 37 маршрутның 18ендә кондукторлар тарафыннан битлек режимын сакламау очраклары ачыкланды. Тикшерү узган 184 сәүдә кибетләрендә ике атна эчендә, шулай ук, шундый 15 очрак билгеле булды.
Җәмәгать туклану предприятиеләрен тикшергәндә, тикшерелгән 168нең 15ендә битлек тә, бияләй дә юк, температура да үлчәнми икәнлеген әйтте докладчы.
Тикшерелгән 119 мәктәпнең 17сендә кимчелекләр бар. Югары уку йортларында, тулай торакларда, югары уку йортларының филиалларында тикшерелгән 56 объектның нибары 4сендә генә профилактик чаралар күрелә. Сентябрь аенда 7 студент коронавирус белән авырып китте дип сөйләде Патяшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев