Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнезифа апа Галиева китап язарлык үткәннәрен бүген дә әрнеп-әрнеп искә ала

Гомерен Чүрибурашта үткәргән, биредә тормыш корган, хезмәт иткән, ил-көнгә лаек балалар үстергән Миңнезифа апа Галиева бүген Лаеш районында кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация аңа туган якның кайнар сәламнәре белән бергә, котлаулар, күчтәнәчләр дә алып барды. Миңнезифа апа сугыш башлану турындагы шомлы хәбәрне Украина җирендә ишетә....

Гомерен Чүрибурашта үткәргән, биредә тормыш корган, хезмәт иткән, ил-көнгә лаек балалар үстергән Миңнезифа апа Галиева бүген Лаеш районында кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация аңа туган якның кайнар сәламнәре белән бергә, котлаулар, күчтәнәчләр дә алып барды.

Миңнезифа апа сугыш башлану турындагы шомлы хәбәрне Украина җирендә ишетә. Шунда ана 5 ай дәвамында окоп казырга туры килә. Аннан Уралда завод төзелешенә җибәрелә. Ачлык, югалтулар, сагыну ачысы аның йөрәк түрендә җуелмас эз һәм хатирәләр калдырган. Китап язарлык үткәннәрен ул бүген дә әрнеп-әрнеп искә ала.

- Яз көне - Җиңү бәйрәме алдыннан хатирәләр бик еш яңара, бар да кино кадрлары кебек күз алдыннан уза. Авылны бик сагынам. Кайтып, үз өемдә яшисем килә. Чүрибурашта минем ветераннарны тораклы итү программасы нигезендә төзелгән йортым бар. Мине өйле иткән җитәкчеләргә рәхмәт, - ди әби.

Авылда озак еллар ветсанитар булып эшли Миңнезифа апа. Хезмәтеннән бушаган арада үзешчән сәнгатьтә катнаша. Җырларга-биергә бик оста була ул.

Миңнезифа апа безне күз яшьләре белән каршы алды, изге догалары белән озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев