Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кайгыртып

Республикада кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил каршында хокукый белемнәр мәктәбе эшләп килә.

(20 июнь, “Апастово-информ”).


Россия Федерациясендә балалар Унъеллыгына багышлап, бездә дә күптөрле чаралар үткәрелә.
Быел вәкаләтле вәкил каршында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре, яки аларның законлы вәкилләре өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукый яктан белемнәрен күтәрү буенча социаль проект тормышка ашырыла.

2020нче елның 26нчы июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр шул хокукый белемнәр мәктәбенең дәресе видеоэлемтә рәвешендә уздырыла. Анда МСЭ оешмаларында тикшерелү узуның регламенты, медик социаль экспертиза оешмасының карарларын юкка чыгару буенча киңәшләр биреләчәк. Бу дәреснең максаты - ата-аналарны кешене инвалид итеп тану кагыйдәләре белән таныштыру тора. Әлеге дәрестә катнашу өчен 8 999 157 9442 телефоны аша язылырга кирәк. Һәм билгеләнгән вакытта конференциягә теркәлергә кирәк. Аның ссылкасы соңрак хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев