Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул - бәет һәм мөнәҗәтләр.

Халкыбыз элек - электән моңлы-җырлы халык булган. Башларына кайгы төшкәндә бәетләр, мөнәҗәтләр язып, аларны көйгә салып җырлаганнар һәм буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Мөнәҗәтләр милләтебезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтә, яшь буынны үзенең гыйбрәтле хәлләре белән тәрбияли. Тутай авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз" кичәсе җылы, рәхәт мохиттә узды.


Кичәгә килгән апа-абыйларның мөлаем йөзләреннән, ак яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде. Кичә Тутай авылы китапханәсенең "Әкияттә кунакта" клубына йөрүче балалар тарафыннан "Сак-Сок" бәетенә нигезләнеп эшләнгән, гыйбрәтле әкият караудан башланып китте. Дәвам итеп Тутай авылы имам-хатыйбы Илфат хәзрәт тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Кичәдә мөнәҗәт көйләүче Гүзәлия апа Зыятдинова белән Тәслимә апа Гайфуллиналарның да чыгышлары ихлас һәм чиста күңел белән башкарылды. Бер тында, бер сулышта узды бу кичә, гүя һәр кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды.


Киләчәктә гореф-гадәтләрне саклаучы, үткәннәрне яшь буынга тапшыручы, буыннар чылбырын ныгытучы кичәләрне ешрак уздырырга уйлыйбыз.


Гөлшат Нургалиева,
Тутай авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев