Реклама
Җәмгыять
Мөнирә әби Ганиева: “Авырлыкларны күп күрдек”
Свияжный бистәсендә гомер итүче Мөнирә әби Ганиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
(5 нче август, “Апастово-информ”).
Мөнирә әби бүгенге көндә кызы тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Өй тутырып балалары, оныклары кайткан.
– Яшьтән үк авырлыкларны күп күрдек. Юкны бар итеп, хезмәт белән табарга тырыштык. Хәзерге көнем Аллага шөкер. Кадер-хөрмәттә яшим. Бер дә тик торасым да килми. Гел хәрәкәтләнергә тырышам, - ди ул.
Балалары, оныклары да әниләрен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Сәламәтлектә, озак яшәвен телиләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова юбилярны кайнар котлап район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев юбилярны тәбрикләп бүләген ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев