Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәскәүдән бүләкләр килде

Татарстанның коммерцияле булмаган, социаль юнәлештә эшләүче 66 оешмасы барлыгы 120 млн. сумлык Президент Грантлары алачак.

(17 июнь, “Апастово-информ”).


Россия Федерациясе Президенты Грантлары бирү буенча конкурсның икенче этабында җиңүчеләр 15нче июньдә координацион комитет утырышында билгеләнде. Ул Грантлар гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелә. Утырышны видеоконференция режимында Россия Президенты администрация җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрде.

2020нче елның 26нчы февраленнән 6нчы апреленә кадәр барган конкурска барлыгы 11085 гариза тапшырылган. Шуның 2402се бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 4,6 млрд. сум ярдәм алачак.

Җиңүчеләр арасында Татарстаннан 66 коммерцияле булмаган оешма бар. Проектлар, яшьләр сәясәте, Фән һәм мәгариф, экология, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм социаль тармакның башка юнәлешләрендә тормышка ашачак.

Шулай ук, Россия Президенты Грантына чираттан тыш конкурс игълан ителде. Аңа катнашу өчен гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителәчәк.
Конкурска мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү буенча проектлар кабул ителәчәк. Алар өч төрле юнәлештә булачак:
“Социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау”;
“Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
Гаиләләргә ярдәм;
Конкурсның җиңүчеләре, үз чиратында, финанс ярдәме алачак һәм бу акчаларны проектларын тормышка ашыруга юнәлдерә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев