Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәскәүдән Казанга яңа юл авыллар өчен яңа мөмкинлекләр ача

Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов юл салынып беткәч, поселокларны технопаркларга һәм балалар лагерьларына үзгәртергә киңәш итте.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Мәскәү-Казан юлы янәшәдәге авылларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты үсешенә этәрәчәк.
“Бик күп елларга яңа мөмкинлекләр ачыла бу юл төзелгәч. Бары тик бу мөмкинлектән файдалана белергә генә кирәк. Төзелеш вакытында еракка карап, 2030нчы елга кадәр карап, эш йөртергә кирәк”, - диде министр.
Хәнифов яңа юл шул тирәдә яшәгән халык өчен бик күркәм уңайлылыклар алып киләчәк, дип саный. Су белән тәэмин итү, сулыкларны саклау мәсьәләләре көчәйтелер, яшьләр зур шәһәрләргә китмичә, туган җирләрендә төпләнеп калырлар, чөнки янәшәдә үк эш урыннары артыр.
Юл төзүчеләрнең эшче поселокларын соңрак балалар лагере, спорт базалары итеп ясап була. Коммуникацияләр сузылгач, технопарк итәргә дә мөмкин. Министрның фикере шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев