Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәскәүдән Казанга яңа юл халыкка яңа уңайлылыклар бирә

Татарстан икътисадына юл аркасында яңа миллиардлар көтелә.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Республикада тиз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче М12 Мәскәү-Казан автомагистрален төзү проектын халык белән уртага салып, киңәшә башладылар.
Бүген хөкүмәт вәкилләре Русское Никольское һәм Каип авыллары халкы белән очраштылар. Трасса шул авыллар янәшәсеннән узарга мөмкин. Кешеләрдә канәгатьсезлек хисе калмасын өчен, эшче төркемгә биредә яшәүче халыкның үз вәкилләрен дә кертергә килештеләр.
Очрашуга Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов һәм Лаеш районы башлыгы Илдүс Зарипов килде.
Министр Хәнифов яңа юлның Татарстан халкына нинди уңайлыклар тудыруы турында мисаллар белән сөйләде.
“Күп кешеләргә яңа эш урыннары булачак. Миллиардлаган сумга инвестицияләр көтелә. Республика икътисадына, авыллар тормышына уңай йогынтысы зур булачак”, - диде министр.
Министр сүзләренә караганда, эшче төркем ачыктан-ачык режимда юлны төзүгә хәзерләнгән вакытта да, төзелеш барганда да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев