Реклама
Җәмгыять
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер
Быелны «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башкалабызда 5-11 июнь көннәрендә үтәчәк. Әлеге фестивальдә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуы да хәбәр ителде.
«Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләре буенча, «Нәүрүз» фестивале теге яки бу халыкның театр мәдәниятенә багышлана.
Фестивальгә барлыгы 60тан артык гариза кабул ителгән. «Нәүрүз» фестиваленең программасын Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар тәшкил итәчәк.
Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында уза: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин исемендәге театр, Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев