Навальныйның хурлау сүзләре сугыш ветеранын рәнҗеткән
Сугыш ветераны хурлаучыны генерал Власов белән чагыштырган.
(6 июнь, “Апастово-информ”)
Навальный социаль челтәрләрдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне хуплаган россиялеләрне хурлаган. Моңа Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха бик рәнҗегән һәм аны сугыш елларында дошманнар ягына авышкан генерал Андрей Власов белән чагыштырган. Бу хакта ул үзе Навальныйга җавап итеп, видео аша мөрәҗәгатендә белдергән.
“Ул икенче номерлы Власов. Без андый бәндәләрне сугыш чорында юк итә идек. Россиянең чын патриотлары аны беркайчан да якламаячак”, - диде Михаил Латоха.
Аның сүзләренә караганда, Россиядәге ветераннар хәрәкәте оппозиционерга бу сүзләре өчен бик рәнҗи һәм гафу итмәячәк.
Элегрәк, Навальный Twitter социаль челтәрендә, үз битендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне яклап чыгыш ясаган видеоролик геройларын сатлыкҗаннар дип атаган иде. Ул видеоролик геройларының берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев