ТУРГАЙГА КУШЫЛЫП ҖЫРЛАРЛЫК БУЛСЫН
Ындырчы кырларында быел язгы кыр эшләре башлангач, игенче маңгаеннан хезмәт тире күп тамасы бар әле... - Язгы культураларга 1200 гектар мәйдан билгеләнде. 900 гектар уҗымыбыз, 400 гектар күпьеллык үлән басуларыбыз бар, - ди бүлекчә идарәчесе Гарифҗан Галиуллин. - Бүген көздән кышкы саклауга куелган бөтен техникага да ревизия үткәрәбез. Бигрәк тә...
Ындырчы кырларында быел язгы кыр эшләре башлангач, игенче маңгаеннан хезмәт тире күп тамасы бар әле...
- Язгы культураларга 1200 гектар мәйдан билгеләнде. 900 гектар уҗымыбыз, 400 гектар күпьеллык үлән басуларыбыз бар, - ди бүлекчә идарәчесе Гарифҗан Галиуллин. - Бүген көздән кышкы саклауга куелган бөтен техникага да ревизия үткәрәбез. Бигрәк тә таккычлар, җир әзерләү тагылмаларына капиталь ремонт кирәк. Тракторлар белән проблемалар булмас шәт, яңа маркалы "МТЗ-1221" өчәү бездә. Әнәс Шәяхмәтов, Илфат Сибгатуллин, Тәлгать Галләмов үз техникаларын бик кадерлиләр. "ДТ-75" хуҗасы Әсгать Гәрәев тә елдагыча сынатмас. Чәчү һәм тукландыруга 3 агрегат әзерлибез. Шуның иске маркаласын капиталь ремонтлап, чәчү механизмын, орлык бункерларын яңага алыштырдык. Парк мөдиребез Фарих ага Ихсанов, слесарь - ремонтчылар Илнур Зарипов белән Айрат Зәйнуллин (рәсемдә) хезмәтенә мактаудан башка бернинди сүзем юк. Язгы кыр эшләре вакытында иң зур өлеш кертәчәк Юрий Барышников, Рифат Курашев, Илнур Зарипов, Сергей Прохоров белән Сергей Иванов, Илшат Әхмәтҗанов инде зур тәҗрибә туплаган игенчеләр. Тиешенчә әзерләнмәгән техниканы кырга алып чыгуның мәгънәсе юк. Тимерче Илдар Латыйпов 120 тырманы көзен үк яхшылап ремонтлады. Авылыбыз янгынчысы Николай Ильин да бу җаваплы көннәрдә машина-трактор паркында авылдашларына булышырга вакыт тапты, зур рәхмәт аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев