Әниемне кайтар, Кыш бабай
Яшьтәшләре түземсезлек белән Кыш бабайның могҗизалы бүләген көткәндә, кайбер сабыйларның күзләрендә сагыну яше ялтырый. Алар өмет белән өлкәннәр күзенә карый да: "Кыш бабайдан башка бүләкләр көтмим, тик әнием генә янымда булсын", - дия сыман. Район суды карары белән, урта яшьләрдәге бер ханым аналык хокукыннан мәхрүм ителде. Аның сабый баласы чит...
Яшьтәшләре түземсезлек белән Кыш бабайның могҗизалы бүләген көткәндә, кайбер сабыйларның күзләрендә сагыну яше ялтырый. Алар өмет белән өлкәннәр күзенә карый да: "Кыш бабайдан башка бүләкләр көтмим, тик әнием генә янымда булсын", - дия сыман. Район суды карары белән, урта яшьләрдәге бер ханым аналык хокукыннан мәхрүм ителде. Аның сабый баласы чит кулларга тапшырылды. Әлеге ханым бер үк ялгышны икенче кат кабатлады. Баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен ул инде бер кат аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шунысы гына борчый, әлеге хатын үкенә һәм баласын сагына белерме? Әллә баласы гына әнисен сагынып өзгәләнерме?! Нинди генә булса да, ул бит аңа әни, ул бит аңа иң якын, иң кадерле кеше...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев