Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

НЮША ТУЕНДА ИРЕНӘ БАГЫШЛАП ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ ҖЫРЫН БАШКАРГАН

"Вечерний Ургант" тапшыруында җырчы Нюша яшерен үткән туйларында сюрприз турында сөйләде. "Шәхси тормышыңны сакларга кирәк", - дип аңлатты ул бу серлелекнең сәбәбен аңлатып. Җырчының тормышы белән кызыксынучылар белә торгандыр - Нюша Казан мэриясендә эшләгән Игорь Сивовка кияүгә чыкты. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булып эшли. Туй Мальдив утрауларында...

"Вечерний Ургант" тапшыруында җырчы Нюша яшерен үткән туйларында сюрприз турында сөйләде. "Шәхси тормышыңны сакларга кирәк", - дип аңлатты ул бу серлелекнең сәбәбен аңлатып.

Җырчының тормышы белән кызыксынучылар белә торгандыр - Нюша Казан мэриясендә эшләгән Игорь Сивовка кияүгә чыкты. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булып эшли. Туй Мальдив утрауларында 4 августта булды.

Нюша туйда Иван Ургант тапшыруының алып баручыларының берсе Дмитрий Хрусталев булуын әйтте. Дмитрий "бу туй мин күргән туйларның иң яхшысы иде", - диде. Шулай булмыйча - туйда Бөгелмә мэры, Татарстанның спорт министры һәм продюссер Владимир Шурочник булган. Мәҗлестә Татарстаннан башка түрәләр дә булган, әмма аларның исемнәрен атамадылар. Бәлки, алар үзләрен атамауны сорагандыр.

Игорь Сивов КВНда катнашкан егет, шул сәбәпле, квнчылар да күп булган. Нюша тамаданың эшен "ун балл" дип бәяләде.

Бүләкләр турында сүз чыккач, Нюша иренә "иҗади бүләк" ясавы турында әйтте. Ул татарча җыр башкарган. "Бу Хәния Фәрхи җыры иде. Минем өчен авыр булмады, чөнки мин бик яратып башкардым. Игорь моны көтмәгән иде, аңа бик ошады", - диде җырчы.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев