Олы Бакырчы авылы китапханәсендә хатын-кызларга багышланган искиткеч матур чара узды
Бирегә балалары махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды.
(10 март, “Апастово-информ”).
Олы Бакырчы һәм Тәүгелде авылыннан шундый сабыр аналар 8әү булып чыкты. Кызганычка каршы, барысы да килә алмады.
Чараны китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев һәм мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова белән берлектә оештырганнар иде. Иң элек әниләр - Равия апа Хәсәнова, Галия апа Ихсанова, Исламия апа Бәдгыева исеменә бик матур котлаулар яңгырады, җылы сүзләр әйтелде. Хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең исемнәре телгә алынды.
“Моңсу йөзләре аша елмаерга тырышалар Аналар. Балаларыгыздан хәбәр бармы? Иң элек шул сорау безне борчыды. Аллага шөкер, улларыннан хәбәрләр дә бар, шалтыратып, сирәк булса да сөйләшеп торалар икән. Авыл җирлеге башлыгы бүләк иткән тюльпан чәчәкләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Аннан шәмнәр яндырып, бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучыларны, кайнар ноктларда башларын салган солдат егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдык. Барыбызның да теләге бер иде: Тик исән генә булыгыз, балакайлар, бар җирдә тынычлык урнашып, исән-имин туган җирләрегезгә әйләнеп кайтырга насыйп булса иде үзегезгә. Без сезне бик-бик көтәбез.
Мәдәният үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары кунак әниләребезнең күңелләрен күтәрде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Шул чакта Исламия апа Бәдгыеваның улы Әлфир шалтыратты. Ана сөенечен әйтеп тә, аңлатып та бетерә алмаслык иде. Телефоннарын әниләр гел кесәдә йөртәләр икән, бәлки, балам шалтыратыр да, ишетми калырмын дип борчылалар алар. Ял итеп алу, аналарның азрак күңел сагышларын тарату өчен оештырылган бәйрәм чарасы һәркемнең күңеленә май булып ятты”, - дип сөйли Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә апа Әхмәдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев