Олы Болгаер мәчете кунаклар каршылады
Шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Апаста яшәүче Роза Сыйраҗева-Шәфигуллина мәчеттә аш уздырды.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Дини чарада район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Ул озак еллар авылда имам вазифасын башкарган Минзанур абый Заһретдиновка Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар мул сыйлы табыннар артында аралашты, хәл-әхвәлләр белеште, тәмле сыйлардан, урамда учакта пешкән пылаудан авыз итте. Догалар, вәгазьләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Авыл имамы Рөстәм Габдрахманов мәчет ишекләренең һәрвакыт ачык булуын, халыкның ешрак килүен теләп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев