Реклама
Җәмгыять
Парлы гаилә юлыннан – 55 ел бергә
Тәүгелде авылында яшәүче Әгъзам һәм Галия Низамовлар 55 ел парлы гомер иткән бәхетле парлар.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Әгъзам абый озак еллар автомеханик булып эшли. Шофер буларак күп юллар иңли. Бүген дә техника серләрен яхшы белә. Галия апа терлекчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәр. Ул озак еллар сыер сауган.
“Үрнәк, тәртипле гаиләдә 4 бала үсте. Кызганыч, бала хәсрәтләрен дә күрделәр. Балалары хасиятендә яшиләр, оныклар, оныкчыклар сөяләр”, - ди авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев