Правасыз апаслы кабат ялгышты
Апасның Кызыл Армия урамы. Көннең чатнама суык булуына да карамастан, биредә бер генә минутка да хәрәкәт тукталмый. Җиңел машиналар, йөк машиналары, тракторлар, хәтта җәяүлеләр берсе дә инспекторлар игътибарыннан читтә калмады. Араларында бөтен кагыйдәне төгәл үтәргә тырышучылар да, шул ук вакытта гаеплеләр дә бар. Штрафларын вакытында түләмәүчеләргә, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә, балаларын...
Апасның Кызыл Армия урамы. Көннең чатнама суык булуына да карамастан, биредә бер генә минутка да хәрәкәт тукталмый. Җиңел машиналар, йөк машиналары, тракторлар, хәтта җәяүлеләр берсе дә инспекторлар игътибарыннан читтә калмады. Араларында бөтен кагыйдәне төгәл үтәргә тырышучылар да, шул ук вакытта гаеплеләр дә бар. Штрафларын вакытында түләмәүчеләргә, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә, балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләргә үкенергә дә туры килде. Чөнки хәзер штраф суммалары саллы. Без кизү торган сәгатьләрдә исерткечләр кулланып транспорт белән идарә итүчеләр очрамады. Тик шулай да исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм булган бер райондашыбыз кабат "кармакка капты". Инспекторлар белдергәнчә, салмыш транспортчылар кичке вакытларда, бәйрәм, ял көннәрендә юлга чыга һәм хаталана икән.
Рәсемдә рейд барышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев