Пычратылган җирләр яңара
Татарстанда милли проект нигезендә, пычратылган җирләр һәм чүп урыннары яңартыла. Бу эшләр Саба һәм Түбән Кама районнарында башкарыла.
(14 октябрь, “Апастово-информ”).
Саба районының Шемордан авылында берникадәр участокта җирләр нефть продуктлары белән пычранган иде. Шул якта яшәүче 6 мең кеше быел ук үзгәрешләрне сизәчәкләр. “Экология” милли проекты һәм “Чиста ил” федераль проекты кысаларында башкарыла бу эш.
12,6 мең кв. м. мәйдан биләгән бу участокта нефть калдыклары тупланган өслек җыеп алынды һәм тиешле урынга озатылды. Шул мәйданга уңдырышлы туфрак өслеге җәелде.
Әлеге эш өчен 76,6 млн. сум акча тотылды.
Шундый ук милли проект нигезендә, Түбән Кама районының Прости авылы янында рөхсәтсез оештырылган чүп калдыклары таслау урыны яңартыла. Чүп урынына әйләнгән бу мәйданны тәртипкә салгач, 240 мең кешегә зыян килү, саф һава бозылу дәрәҗәсе нык кимеячәк.
Эш 35 гектарда алып барыла. Янәшәдәге елга да чистартылачак. Элеккеге чүп-чар урынына матур итеп агачлар утыртылачак. Бу максатка 740 млн. сум акча тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев