Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәр җинаять җәза белән тәмамлана

Бу язда районның бер авылында яшәүче 41 яшьлек ир-ат чираттагы җинаятен кыла. Аяк астында яткан таш белән бәреп ул бер шәхси кибет тәрәзәсен вата.

Эчкә кереп, барлыгы 3275 сумлык азык-төлек, тәмәке, башка азык төлекне кесәсенә һәм шуннан ук табып алган бер пакетка тутыра да үзенә шешәдәшләр эзли башлый. Алары да табыла тагын-кибеттән урлап алып чыккан берничә аракы шешәсе  бик тиз бушый...

Махмыры гына бик авыр һәм көтелгәнчә була-икенче көнне иртән аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Кибет хуҗасы әйтүенчә, бу кичтә кибет тәрәзәләрендәге каплавычларны ябарга оныталар һәм  киштәләрендә ни барлыгы урам уты яктысында бик ачык күренгән. “Салган” баштан эштән кайтып баручы җинаятьче менә шушы мизгелдән файдаланган.

Тагын шунысын да өстәргә кирәк, әлеге ир-ат моңа чаклы да шундый гамәлләр кылган һәм суд тарафыннан җәзага тартылган була. Монысында ул шартлы җәза белән генә котыла алмый-район суды карары буенча ул 2 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев