Һәр тарихны күрергә, үтик музей түренә...
Бөек музей хезмәткәре, Эрмитажның генераль директоры Михаил Пиотровский Җиһандагы барлык музейларга тамашачыларның бушлай керүләрен күрәсе килүен белдергән иде, ягъни ирекле тамаша кылу... Чыннан да музейларны төзү, аларны эшләтү ХХ-ХХ1 гасырның иң зур бер адымы дип бәяләргә булыр иде. Апас туган якны өйрәнү музее үзенең башлангычын Апас урта мәктәбеннән башлый. Тынгысыз...
Бөек музей хезмәткәре, Эрмитажның генераль директоры Михаил Пиотровский Җиһандагы барлык музейларга тамашачыларның бушлай керүләрен күрәсе килүен белдергән иде, ягъни ирекле тамаша кылу... Чыннан да музейларны төзү, аларны эшләтү ХХ-ХХ1 гасырның иң зур бер адымы дип бәяләргә булыр иде.
Апас туган якны өйрәнү музее үзенең башлангычын Апас урта мәктәбеннән башлый. Тынгысыз Мәсрүрә Усманова оештыручы буларак билгеле. Шул чордан бирле музей өчен аерым бина да, мәдәният йортыннан берничә бүлмә-зал да бүлеп бирелде. Ниһаять, инде яңа бина шартларында эшчәнлеккә 12 ел үтеп киткән. Шул вакыттан бирле, районда үзәк музейга район авылларыннан өч структур бүлекчә - мемориал музейлар: Тутайда Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музейлары, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музей-йорты булдырылды. Яңа бинада беренче экспозицияләрне төзегән вакытта, исәпкә алынган 1173 берәмлек экспонат бар иде, ә хәзер Апас музеенда гына 10 меңгә якын, барлык музейларда 15311 экспонат исәптә тора. Соңгы биш елда район музейларына 10меңнән артык тамашачы тартылды. Болар музейларда кызыклы, эчтәлекле экспозицияләр төзелү, төрле темаларга тәрбияви, мәдәни чаралар оештыру, музей эшчәнлегендә яңа технологик алымнар кулланып эшләү нәтиҗәсе. Шунысы игътибарга лаек, соңгы 8 елда музей эшчәнлеген үстерүгә бер миллион сумга якын төрле хәйрия акцияләренә катнашып та, Республика хөкүмәте грантларын да оттык, шуның өстенә мәдәният министрлыгы тарафыннан район музейларына 4 компьютер, 3 күпфункцияле принтер, 2 профессионал дәрәҗәдәге фотоапаратлар бүләк ителде...
Һәр елны, илкүләм төрле вакыйгаларны чагылдырган тарихи еллар игълан ителүе барыбызга да мәгълүм. Менә шул вакыйгаларга багышланган һәр чарада музейлар да читтә калмый.
Менә, 2017 ел Россия буенча "Экология" елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан музейда март-апрель айларында Бөтендөнья Су һәм Җир көннәре билгеләп үтелде. Укучылар өчен районда экология өлкәсендә эшләүче белгечләр белән очрашулар үткәрелде. Илебездә шул исәптән районыбызда Бөек Җиңү көне һәр ел бәйрәм тантанасы шартларында билгеләп үтелә. Музейда "Үлемсез полк" буенча сенсорлы моноблокка сугышта катнашкан ветераннарыбызның фотоларын урнаштырабыз. Әлегә, 11151 райондашыбызның сугышта катнашканын беләбез, шуларның 7002 се яу кырында ятып калган, әмма, безнең музей базасында аларның әлегә 1000 якын сугышта катнашучыларның фотолары гына исәпләнә. Шул уңайдан, без бу эшне һаман дәвам итәбез, тамашачылардан базага кертү өчен сугыш ветераннарының фотоларын сканер рәвешендә төшереп саклау өчен көтеп калабыз. Аннан шуны да җиткерәсе килә, республика күләмендә алып барыла торган "Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы вертуаль музеенда" безнең апасларның да нәтиҗәле эшләре күренә. Шул исемдәге сайтны ачып, сугыш темасына багышланган безнең район яңалыкларын, сугыш чоры мәгълүматларын, "Хәтер китабы" дигән рубрикада каһарман якташларны эзләп табарга була.
Яңа информация технологиясе һәр учреждениегә кулланышка кергән чорда, безнең музейда комплекслы автомат музей өйрәнү системасы (урысча кыскартылып КАМИС) нигезендә дөньяның төрле почмагыда күрерлек итеп, бер меңнән артык экспонатлар шул системага кертелде. Музейлар өлкәсендә яңалыкның бу, иң югары төре.
Экспонатларны музейга сатып алу мөмкинчелегебез юк, ләкин безнең хәлне аңлап, музейга ирекле рәвештә тарихыбызны чагылдырган кызыклы документлар, фотолар, язмалар, сугыш чоры хатларын, матди әйберләрне тамашачылар үзләре ел дәвамында китереп музейга бүләк итеп бирәләр. Менә ике ел рәттән, Олы Болгаер авылыннан, хәзер Биектауда яшәүче Галиев Әнсар табигать темасына, балаларга үтә кызыклы экспонатлар - җәннек һәм кошларнык карачкыларын - муляжларын китерде. Алар арасында кошлардан - мәче башлы ябалак, чүрәкәй үрдәк, суер; җәнлекләрдән: аю баласы, төлке, тиеннәр, сасы көзән, барысы 7 экспонат китерде. Бүгенге базар бәясеннән, җәмгыясе якынча 100 мең сум тәшкил итә мөгаен? Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы
Рузия Низамова тарафыннан "Бабайка" дип аталган, авыл осталары күпер салу өчен субай сугу җайланмасы китертелде; Апастан Рамил Халитов этнографиягә кагылышлы дистәләрчә эйбер тапшырды, Байраштан Талип Набиуллин йорт тирәсендә кулланышта йөргән кечкенә чана; Кызылтаудан Шәүкәт Гафаров 1887 елга караган Франциядә 1873 елда тамга салынган, бәлкем эшләнгән штык-хәнҗәр; шул авылдан Заһит Садриев 1820, 1910 елгы акча- тәңкәләр; Кабыккүпердән Юрий Бушув атаклы "Мамонтовлар Иптәшләр" ширкәтенең 18-нче гасырга караган кечкенә савыт; Чаллы шәһәреннән Хәйруллина Гүзәл әтисенең, күренекле журналист, язучы Мәрди Рафиковның шәхси әйберләрен, фотолары һәм башка мәгълүматларын; Садри Җәләл оныгы Ленар Курганов бабасы һәм әнисе табиб Айсылу шәхси әйберләрен (шкаф XIX -нчы гасыр азагы), Singer тегү машинасы, Садри Җәләл иҗатын яктыртучы Сафа Сабировның кулъязмаларын; Кама Тамагы районы Югары Барыш авылыннан Гибадуллина Фәридә хәрби-язучы туганы Кәшаф Кәримнең китабын һәм фотосын; Шәүкәт Галиевның улы Җәмил, кызы Алсу тарафыннан Халык шагыйренең уникаль документларын һәм башка музейга битараф булмаган тамашачылар йөзләрчә экспонат тапшырдылар. 24 ел мәгариф бүлеген җитәкләгән Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы тарафыннан мәгариф булеге тарихы, күренекле мөгаллимнәр, җәмәгать эшчәннәрен яктырткан альбом-китап эшләп китерелде. Йөзләрчә шундый җанатарларыбыз булганда, музей үзенең эшчәнлеген камил һәм мәртәбәле итеп оештырыр...
Музейда һәр көн яңарыш, яңа күргәзмә, яңа тәрбия чарасы. Үз чиратында барыгызны да, аеруча балаларны да чараларга көтеп калабыз. Бу очракта Иске Әнәле авыл клуб мөдире Салахова Альмира, Олы Болгаердан Галиева Миннегөл эш тәҗрибәсен күрсәтәсе килә. Авылның өлкән буын вәкилләрен ир-атларын да, хатын-кызларын да музей белән таныштырып китәргә өлгерделәр инде алар, транспортларын да җайлаганнар. Тамашачы ветераннары музей җитәкчесенә, хезмәткәрләгә төрле сораулар биреп, бәхәсләрдә матур уртак фикергә килеп, җавап алып кәнагәть булып киттеләр алар.
Киләчәккә планнар зурдан, күпләрегез шаһит, музей әйләнә- тирәсендә яңа янкорма эшләнеп ята. Бу нәрсәгә икән, дип кызыксынучылар да юк түгелдер? Ерак 1934 елда Мәскәү галимнәре студентлар белән безнең Ишәй комплесы, дип аталган Үләмә елгасы тирәсендә, моннан 15 мең еллар һәлак булып беткән могҗиза зур гәүдәле җәнлекләрнең сөякләренә тап булалар. Шуннан чыгып, безнең бу төбәкләрдә яшәгән булуларын ачыклыйлар. Динозаврга охшаган бер төренә "Үләмәзавр" дип исем дә кушканнар. Аның сөякләре җыелмасы - скелеты бүгенге көндә Мәскәү палеонтология музеенда саклануы билгеле. Еллар үтү белән бу төбәктә башка олы гәүдәле җәнварларның сөякләре Чирмешән, Аюкөйдергән, Дәүләки, Ишәй һ.б. авыллар тирәседә табылып торуы, бездә, уникаль "бозлык чоры ландшафты" дигән диорама төзергә этәргеч ясады. Фәкать безнең музейда гына булган бу үзенчәлкле күренешне Киров музей хезмәткәрләре башкарды. Хәзер төзелеп килә тоган янкормада Мамонт һәм аның баласы натураль зурлыкта урнаштырылырга тора, шуңа өстәп 20 гә якын, шул исәптән, "үләмәзавр" макетлары (чама белән бер метр биеклектә һәркайсы) да урнаштырылачак. Хәер анысын экспозиция төзелеп бәеткәч күрергә өлгерерсез. Бу гамәл безнең районга чит регионнардан да туристларны җәлеп итәр дип уйлыйбыз...
Авыллардагы структур бүлекчәләрнең экспонатлары да Россия музейлары каталогына кертү, шулай ук КАМИС программасы нигезендә атаклы шәхесләребезне интернет аша бөтен
галәм танышырлык итү эшләре бара. Яңа проектлар төзеп, грантларда катнашып, балалар өчен А.Пушкин һәм Г.Тукай әкиятләренә таянып, "Борын - борын заманда..." дип аталган балалар музеен оештыру теләге белән дә йөрибез.
Безнең музейда бу ел - Октябрь революциясенең 100, киләсе елда комсомолның 100, 2020 елда ТАССРның 100, районыбызның 95 еллык юбилей даталарын билгеләп үтү буенча киң масштабта әзерлек эшләре алып барыла. Бу җәһәттән районыбыз тамашачыларына мөрәҗәгатебез бар. Үзенчәлекле һәм кызыклы итеп күргәзмә төзү өчен, әлеге вакыйгаларга бәйле булган тарихи, шәхси мәгълүматлар: фото, справка, грамота, рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, тамгалы савыт-саба, вымпеллар, газеталар, китап, конверт, марка, открытка, брошюра-буклетлар, альбомнар һәм башка теләсә нинди әйберләр җыябыз. Сезнең катнашу нигезендә музей фонды сизелерлек баер, күргәзмә эчтәлекле, шәхесләребезне киңрәк, тирәнрәк танытыр идек!
Безнең район музейларыда сезне көтеп калабыз, алай гына да түгел сезне теләк һәм тәкъдимнәрегезне, уй-фикерләрегезне "Теләкләр теркәү" кенәгәсендә күрәсебез килә.
Музей директоры Рәмис Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев