Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рафис Гыймалетдиновның беренче китабын укыдыгызмы әле?

Чирмешәндә яшәүче 45 яшьлек Рафис Гыймалетдиновның шигъри җанлы икәнен әлегә кадәр белми идем. Үзе дә әлләни сиздермәде, шигырьләремне бастырыгыз әле дип редакциягә килгәнен дә нигәдер хәтерләмим. Бүген Апас музеена кергәч, Рәмис Ногманов каршыма куеп, аның "Тормыш серләре" исемле тәүге шигырь китабы белән таныштырды. Шунда гына Рафисның нинди табигать, авыл җанлы...

Чирмешәндә яшәүче 45 яшьлек Рафис Гыймалетдиновның шигъри җанлы икәнен әлегә кадәр белми идем. Үзе дә әлләни сиздермәде, шигырьләремне бастырыгыз әле дип редакциягә килгәнен дә нигәдер хәтерләмим. Бүген Апас музеена кергәч, Рәмис Ногманов каршыма куеп, аның "Тормыш серләре" исемле тәүге шигырь китабы белән таныштырды. Шунда гына Рафисның нинди табигать, авыл җанлы булуын аңладым...

Апас авыл хуҗалыгы училишесын 1988 елда тәмамлый ул. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та язмышын туган авылы, басу-кырлар белән бәйли. Сөекле хатыны Ләйсән белән ул бүген бер бала үстерә. Әтисе Вазыйх, әнисе Хәтимә, башка туганнарына терәк булып үз җирләрендә иген-печән үстерәләр, күп итеп терлекләр тоталар бу уңган-булган яшь гаиләдә. Шигырләре бик матур, Апас музеенда алар белән сез дә танышып бәяли аласыз. Төкле аякларың белән, дип сәламлик якташыбыз-Чирмешәннең яшь шагыйрен!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев