Район җәмәгать суды тагын ике машина йөртүчегә җәза биргән
Машина йөртүчеләр җавапка тартылган.
(20 июнь, “Апастово-информ”).
Машина йөртүчеләрнең берсе Х.М.Д исерек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә, ә икенче машина йөртүче Г.Р.Н исә машинасы белән идарә итүне исерек кешегә ышанып тапшырганы өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсенең 2нче бүлеге буенча машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Аларга бу гамәлләре өчен шактый үкенергә туры килгән. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
“Суд аларның һәркайсына 30ар мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев