Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы мобилизацияләнгән Апас егетләре белән очрашты
Без алга таба да егетләребез һәм аларның туганнары белән даими элемтәдә торачакбыз!”,- дип белдерде район башлыгы.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин кичә кич белән мобилизацияләнгән Апас егетләре белән очрашып, райондашлар ярдәме белән җыелган кирәк-яракларны тапшырды.
“Бүгенге көндә хәрби уку-өйрәнүләр узучы мобилизацияләнгән Апас егетләре белән очраштык. Егетләрнең кәефләре яхшы, үзләрен чын ир-атларча тыйнак һәм сабыр тоталар. Без алга таба да егетләребез һәм аларның туганнары белән даими элемтәдә торачакбыз!”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев