Район юлларында кабат “Тоннель” операциясе уза
ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарны машинада куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүче шоферларга һәм пассажирларга юнәлтәчәк.
(30 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Тоннель” операциясе бүген, 30 ноябрь көнне, 9.00-11.00 сәгатьләрдә Уланово-Каратун юлының 50нче чакырымнда узачак.
Район ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә, “Тоннель” операциясе барышында шоферларның ни дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен үтәүләре игътибарга алыначак, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, профилактика-аңлату эшләре алып барылачак, кагыйдә бозу очракларын кисәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев