Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район Советының утырышлар залында яшь сайлаучы клубының оештыру утырышы узды

Анда Апас урта мәктәбенең 8-10нчы класс укучылары чакырылган иде.

(22 март, “Апастово-информ”).


Үсеп килүче яшь буында актив гражданлык позициясе формалаштыру - утырышның төп максаты иде. Укучыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова клуб эшчәнлеге һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Булачак сайлаучыларга Татарстан республикасының Атказанган укытучысы, район ветераннар Советы рәисе, участок сайлау комиссияләрендә эшләү буенча зур тәҗрибәсе булган Гөлнур Насыйбуллина үз фикерләрен җиткереп, матур киңәшләрен бирде.

Балалар өчен хакимият бинасы буенча экскурсия оештырылды. Хокук темасына интеллектуаль уен үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев