Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен субсидия бирелә

Районда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгының программасы тормышка ашырыла.

(4 апрель, “Апастово-информ”).


Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева белдерүенчә, программа буенча яшь гаиләләргә кире кайтарылмый торган субсидия бирелә, ул торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Әлеге субсидия ипотека түләү, йорт төзү, торак сатып алу өчен тотыла ала. Төп шарт – гаиләдә ир һәм хатынның яшьләре 35 тән артмаган булуы һәм гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы.


“Районда февраль аенда 4 гаиләгә субсидия бирелде. Программа дәвам итә. Катнашырга теләүчеләр районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать алалар. 2024нче елда субсидия алу өчен гаризалар агымдагы елның 30нчы апреленә кадәр кабул ителә. 30нчы апрелдән соң мөрәҗәгать иткән очракта, субсидияне 2025нче елда гына алырга мөмкин булачак”, - дип хәбәр итә яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева.


Районда әлеге программада 7 гаилә катнашкан. Гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен субсидиягә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев