Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсендә клублар эшчәнлеген җанландыру бурычы куелды

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина мәдәният өлкәсендә эшчәнлекне активлаштырырга киңәш итте.

(17 февраль, “Апастово-информ“).


Мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә клубларның эшчәнлеген җанландырып җибәрү, төрле конкурс-бәйгеләрдә активрак катнашу, райондагы фольклор ансамбльләренең эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр һәм проблемалар хакында сөйләшенде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев клуб мөдирләренә максатлар куйды.
Киңәшмәдә шулай ук “Мәрхәмәт-Милосердие“ проекты кысаларында хатын-кыз тыл ветераннарына игътибарны арттыру бурычы куелды, коронавируска каршы прививка ясатуның мөһимлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев