Район мөхтәсибе Корбан бәйрәме уңаеннан апаслыларга киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә
11 август көнне бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен (Гыйд әл-әдха) бәйрәм итәчәк. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Бу уңайдан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев барлык апаслыларны олы бәйрәм белән котлап, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә:
- Корбан бәйрәме ир кешеләргә госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир сүзләре әйтелә: Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, вәллааһү әкбәр, Аллаһү әкбәр вә лилләһил-хәмд(Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!).
Апаста Корбан гаете 11 августта була. Иртәнге намаз үз вакытында укыла. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә Гает намазы 5.00 сәгатьтә укыла. Вәгазь һәм тәбрикләүләр бер сәгать алдан башлана.
Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бәйрәм белән котлаулар башлана.
Кеше корбанны бәйрәм көнендә чалырга тиеш. Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.
Корбан чалу көнендә кешенең ирекле 20 мең акчасы булырга тиеш. Барлык чыгымнарны һәм әҗәтләрне санап чыгарганнан соң кешенең егерме меңнән азрак акчасы калса, аңа Корбан чалу мәҗбүри түгел.
Шуны әйтергә кирәк, корбан фәкать кеше исеменнән генә чалынырга тиеш. Гадәттә корбанга сарык чалына. Шулай ук кәҗә чалу да хуплана. Аларның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Хайваннар бер еллык булырга тиеш. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый.
Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.
Корбан чалу изге гамәл. Ул безне Аллаһка якынайта һәм аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә, - ди Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев