Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң күп җиләк җыючы билгеләнде

"Җиләкле җәй" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң күп тавыш җыйган, иң оста җиләк җыючылар - Апастан Алсу Айтуганова һәм Айгөл Кашапова җиңүче дип табылды. Бүген без аларны редакциябезгә чакырып, махсус бүләкләребезне тапшырдык. Айгөл белән Алсу җиләкне Биябаш кырыннан җыйганнар. Алсу барлыгы 8 чиләк җыеп, өйгә кайткач бөрчеп, кайнатма ясаган, суыткычка да...

"Җиләкле җәй" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң күп тавыш җыйган, иң оста җиләк җыючылар - Апастан Алсу Айтуганова һәм Айгөл Кашапова җиңүче дип табылды.

Бүген без аларны редакциябезгә чакырып, махсус бүләкләребезне тапшырдык. Айгөл белән Алсу җиләкне Биябаш кырыннан җыйганнар. Алсу барлыгы 8 чиләк җыеп, өйгә кайткач бөрчеп, кайнатма ясаган, суыткычка да тутырып куйган. - Гадәттә, мин җиләк-җимешне туңдырып куярга тырышам. Чөнки минем гаиләм шул җиләкләрдән кайнаткан компотны бик ярата. Минемчә, катырылган җиләк-җимеш файдалырак. Аның витаминнары югалмый, - ди Алсу.

Ә Айгөл исә нәкъ шул Биябаш кырыннан 2 сәгать эчендә генә дә 5 литрлы чиләкне тутырып кайтып, барлыгы 6 чиләк җыйган. - Шул кадәр җиләк иде... Калдырып кайтып китәсе дә килмәде. Әле дә күз алдында, - дип гаҗәпләнеп сөйләде ул. Айгөл җиләкне бөрчемичә генә иттарткыч аша чыгарып төрле кайнатмалар ясаган. - Минемчә, җиләкне чистарткач, аның витаминнары югала. Шуңа күрә минем чистартканым юк, - ди Айгөл.

Айгөл белән Алсу безнең сайтта барган күп кенә конкурсларда катнашалар. Тик әлегә кадәр җиңү яулаганнары булмаган. Конкурс игълан ителгәч үк, алар беренчеләрдән булып безгә фотоларын юлладылар. Һәм беренче көннән үк тавышлар - лайклар җыя башладылар. -Җиңүче булырбыз дип уйламаган да идек. Без бик шат. Рәхмәт оештыручыларга, бүләкләргә, - диде алар.

Дуслар, 1 августтан бездә яңа конкурс старт ала! Газетабызның рәсми www. apastovo. ru сайтын һәм "В контакте"дагы "АпастовоНовости" рәсми төркемебез яңалыкларын карап барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы