Районда республикакүләм Спартакиадада җиңү яулаган өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Спортчы өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерелде.
(16 июнь, "Апастово-информ").
Тынгы белмәс, актив, тормышның һәр мизгелен сөеп яшәүче өлкәннәр мул сыйлы өстәлләр артына җыелды. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт Хатларын тапшырып, изге теләкләрен ирештерделәр.
"Тормышны яратуыгыз, актив булуыгыз белән яшьләргә үрнәк булып торасыз. Сәламәт булыгыз, күңел тынычлыгы белән яшәгез",-диде Гөлүсә Галләмова.
ГТО нормативларын уңышлы тапшырган өлкәннәр дә билгеләп үтелде. Алар махсус билгеләргә ия булдылар.
Апас өлкәннәре командасы республика күләмендә 12 нче тапкыр узган Спартакиадада 6 тапкыр җиңү яулаган. Быел да алар нәтиҗәле чыгыш ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев