Районның шәхси хуҗалыкларындагы кош-кортларга кем тия?
Җәй җиттеме, кош-кортларга һөҗүм башлана. Быел да кош-корт асраучылар аптырашта калган. Инде үсеп җитә дигәндә генә, каз-үрдәкләрне, чебиләрне югалтасы бер дә җиңел түгел.
Кильдураз станциясенә ниндидер җанвар ияләшкән. Ул кош-кортларны буып, аякларын, башын өзеп китә икән. Бер хуҗалыкның 11 бройлер, 7 каз, 25 үрдәген юкка чыгарган. Калганнары да куркып, боегып калганнар. Әлеге җанвар сасы көзән булырга мөмкин дип тә фаразлана.
Шулай ук Иске Әнәле авылында кош-кортларга төлкеләр һөҗүм итә икән. Хуҗалыклардан күпләп тавык, үрдәкләр югала башлаган. Аптыраган хуҗалар төнлә белән саклау эшенә керешкән.
Сезнең авылда хәлләр ничегрәк? Кош-кортларыгыз исән-саулармы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев