Россия Дәүләт Думасы депутаты Апаста хәрби операциядән ялга кайтучы егетләр белән очрашты
Апас районына эшлекле сәфәр белән килүче Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин махсус хәрби зонадан кайткан егетләрнең хәлләрен белеште.
(8 май, “Апастово-информ”).
Районга эшлекле сәфәр белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин килде. Мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Җитәкчеләр башта Апасның үзәк урамы буенча сәяхәт кылдылар. Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина район тарихы, истәлекле урыннары белән таныштырды. Аннан соң җитәкчеләр батырлар мемориаль комплексында булып, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Эш сәфәре башкарма комитетының кече залында дәвам итте. Биредә Максим Топилин һәм Марат Сәмигуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә хәрби зонадан ялга кайтучы егетләр белән очрашты.
“Сезне борчыган проблемаларны тыңлап, аларны хәл итү юлларын эзләргә, чын күңелдән рәхмәт белдерергә килдек. Бернәрсәне дә яшермичә, уртага салып сөйләшик. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, - дип сәламләде депутат хәрбиләрне.
Әңгәмәдә егетләрнең хәрби зонадагы көнкүреше, материаль-техник тәэмин ителешләре, гаиләләренә ярдәм буенча сүз барды.
Егетләр район җитәкчеләренең даими ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр, райондашларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Хәрбиләрнең һәр үтенече теркәлеп барды.
“Хәрби хезмәт юлым Североморск шәһәрендә узды. Хәзер мобилизация буенча Украинада хезмәт итәм. Апас егетләре белән бергә без. Район җитәкчеләре яныбызга берничә мәртәбә килеп, күчтәнәчләр, кирәк-яраклар да тапшырдылар. Якташлардан килгән сәламнәр күңелгә юаныч өсти”, - дип сөйли Багыш авылы егете Илнур Шагараев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев