Сәгыйдә Заһидуллина: “Безне һәр яклап кайгыртып торалар.”
Апаста халык җыены булып узды.
(29 нчы ноябрь, “Апастово-информ”).
Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасарлар, депутатлар, район прокуроры, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, барлык өлкә җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, Апас, Иске Әнәле халкы катнашты.
Апас шәһәр тибындагы поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина агымдагы елда башкарган эшләргә йомгак ясап 2023 елга планнар белән таныштырды.
Апас җирлегенә Апас һәм Иске Әнәле авыллары керә. Җирлектә 2035 хуҗалыкта 5398 кеше теркәлгән. 2022 елда 21 бала туса, 43 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2890 кеше хезмәт итә, 1455 кеше лаеклы ялда, 1053 бала, 1 сугыш ветераны бар.
“2022 нче елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрне вакытында төгәлләдек. Су юлларын чистарту, контейнер тирәләрен тәртипкә китерү эшләре алып барыла. Ел дәвамында 40 урам прожекторы, 100 дән артык лампа алыштырылды.”- дип агымдагы елга йомгак ясады Луиза Сафина.
Шулай ук 2023 елга тагын да зур планнар алулары хакында искәртеп китте.
“Октябрь аенда “Солнечная - Кояшлы” урамында яшәүчеләрдән яңа торбалар сузып су кертүне, тратуар салуны сорап мөрәҗәгать керде. Бу эшләрне дә үзара салып акчасына планга кертәбез. Безнең теләгән эшләребезне вакытында башкарып чыгу өчен бердәм булып үзара салым акчасын вакытында җыеп, республикадан бирелә торганын вакытында кайтарсак бик әйбәт булыр иде.”- диде ул чыгышын дәвам итеп.
Үзара салым түләүдән көндезге формада белем алучы студентлар, балачактан мөмкинлеге чикле, коляскада йөрүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы һәм ирләре мобилизацияләнгән гаиләләр азат ителүен ассызыклап узды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин район буенча башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.
“Апас район үзәге буларак киләчәге дә матур, чиста булырга тиеш. Юлларга игътибар бирәбез. Апас брендын булдырырга планлаштырабыз. Керү юлларын матурларга, яктыртырга, су юлларын яңартырга максат итеп куябыз.Чүп контейнерларын яңарту, урыннарын карап уңайлы итү өстендә эш алып барырга кирәк. Паркларны ял итүчеләр өчен уңайлы итәргә тырышабыз. Яңа елга матур бәйрәм ясарга кирәк. Паркта эш бара. Тау да куйдык, шугалак та булдырачакбыз. Гомумән, чисталыкны саклау һәрберебез бурычы”, - диде район башлыгы.
Халыктан сораулар, тәкъдимнәр кабул ителде. Һәрберсенә тулы җавап бирелде һәм язып алынды.
“Мин бүген бирегә рәхмәт әйтергә дип килдем. Капчык тотып чүп җыеп йөрүче апаларга, тракторчыларга, электр, телефон элемтәсе, су белән тәэмин итүчеләргә, аларны оештырып торучы җирлек башлыгы Луиза Сафинага, һәрберсенә халык исеменнән рәхмәт ирештерәм. Апаска кергәндә рәт булып төзелеп үсүче агачлар озынаеп электр чыбыкларына тиеп тора. Карлы, буранлы көннәрдә утка зыян салмаслык итеп кыскарту программасына кертү мәсьәләсен карауны да сорар идем”, - диде Әсгать Җәләлиев.
Рәмис абый Ногманов “Җиңү паркы”н тәртипкә китерү турында мөрәҗәгать итте.
Бүгенге көндә ирләре, балалары мобилизацияләнгән гаиләләргә кыш бабай белән кар кызы яңа ел бүләкләре тапшырды.
“Без улларыбызны, ирләребезне илебезне сакларга озаттык. Район башлыгы, аның урынбасарлары, җирлек башлыгы безне һәр яклап кайгыртып торалар. Бик зур рәхмәт сезгә”, -диде Сәгыйдә апа Заһидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев