“Салават күпере” бакчасында “Күңелле гаилә ярышлары” узды
“Салават күпере” балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан күңелле кичә узды.
(10 июль, “Апастово-информ”).
Быел спорт бәйрәме буларак, “Күңелле гаилә ярышлары” исеме астында әти-әниләр белән берлектә оештырылды.
Гаилә командалары музыкаль, иҗади, спорт бәйгеләрендә катнашып, үзләренең бар яктан сәләтләрен күрсәттеләр.
Соңыннан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.
“Ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәрвакыт шулай җылы, ихтирамлы булсын. Барлык балалар тулы гаиләдә исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәсен”, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев