Сентябрь аенда гына да юл-транспорт һәлакәтләрендә 32 кешенең гомере өзелде
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Юл-транспорт һәлакәтләре, аларда үлем һәм җәрәхәтләнү очраклары арту сәбәпле, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән режимда эшли башлаячак.
2020нче елның сентябрендә генә дә 25 көн эчендә республикабыз юлларында 32 кешенең гомере өзелде, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе идарәсе.
Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе - җәяүлеләр белән бәрелешү, аеруча караңгы вакытларда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, каршы юл полосаларына чыгып фаҗигагә китерү очраклары.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан, республика юлларында торучы постларның эше ныгытылачак, шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен өстәмә рейдлар үткәреләчәк. Аеруча зур юл-транспорт һәлакәтләренә китергән закон бозулар, мәсәлән, исерек килеш машина руле артына утыручылар, правасыз транспорт белән идарә итүчеләр, юлда каршы якка чыгып хәрәкәт итүчеләр, балаларны утыртып йөрткәндә кагыйдәләрне бозучылар, куркынычсызлык каешларын беркетмәүчеләр аерым контрольгә һәм тикшерүгә алыначаклар. Өстәмә рәвештә профилактик чаралар үткәреләчәк. Яктылык чагылдыргыч элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар оештырылачак. Моннан тыш, юл куркынычсызлыгы өчен җаваплы оешмалар белән бергәләп, юлның төзеклеген тикшереп тору һәм инженер чаралар кертү планлаштырыла. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген искә төшерә һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев