Сентябрьнең беренче якшәмбесендә газ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, газ хезмәте ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Хезмәтебез авыр һәм җаваплы. Тырыш коллективыбыз белән алга куйган барлык максатларны да намус белән башкарып киләбез. Хезмәткәрләрнең барысы да үз эшләренең осталары. Кулланучыларны газ ягулыгы белән тәэмин итү буенча куелган төп бурычларны зур җаваплылык белән үтибез. Алга таба да хезмәттә яңа биеклекләргә ирешергә, нәтиҗәле эшләргә язсын. Гаиләләрегездә татулык булсын, авырулар читләп узсын.
Марс Нәбиуллин, район газ хезмәте күрсәтү оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев