Сез – бүген дә безгә үрнәк
Тормыш сукмагыннан 62 ел парлы атлап, шатлыгын да, борчуын да бергә бүлешкән, итәк тутырып илгә-көнгә лаек балалар үстереп, бүген алар белән горурланып, әле дә туры юл күрсәтеп яшәүчеләр арасында минем әти-әнием дә бар. Бүген әтиебез 85 яшьлек юбилеен каршылый. Борнашта яшәүче Искәндәр һәм Флера Вәлиәхмәтовлар бар гомерләрен туган авылларына багышлаган кешеләр. Икесенең дә 45әр ел эш стажы бар.
- Комбайнчы, механизаторлар бригадиры, ферма мөдире булып эшләдем. Хезмәт кызыл байрагына, Почет билгесенә ия булдым. Нинди хезмәттә булсам да, чын күңелдән башкардым, - ди әткәй хезмәт еллары буйлап атлап. .
Әнкәй озак еллар фермада хезмәт итте. Хезмәт ветераны, Ана Даны медале иясе. Җылы гаилә кочагында биш бала – 4 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерделәр, белем алырга, һөнәр сайларга, тормышта үз урыныбызны, үз юлыбызны табарга булыштылар.
- 9 онык, 5 оныкчыгыбызны яратып яшибез. Атна азагы җитү белән һәрберегезне зарыгып көтеп алабыз. Өй тулы кеше булганда бигрәк тә күңелле, - ди әнкәй.
Без әткәй белән әнкәйнең фидакарь, тырыш хезмәте үрнәгендә, тормыш өчен, балалар өчен янып-көеп яшәүләрен күреп үстек, артык иркәләүләргә вакытлары калмаса да, игътибар, наз, кайгырту тойдык. Өлкәннәргә карата хөрмәтне, шәфкатьлелекне алар дәү әниләребезгә булган тәрбия нигезендә төшендерделәр.
Әнкәй сабырлыгы, күп әйберне эченә йота белүе, тапкырлыгы, аш-суга уңганлыгы белән аерылып тора. Тынгысыз йөрәге бүген дә тик кенә утырырга ирек бирми. Ул әле бакчада, әле кош-кортлар, терлекләр янында. Көн туу белән безне дә барлап, онытылган эшләребезне искә төшереп ала. Беркайчан кычкырганы, авыр сүз әйткәне булмаса да, без аны күз карашыннан аңлап үстек. Әткәй – бала җанлы, йомшак күңелле. Башлаган эшне җиренә җиткереп төгәлләргә ярата. Хәзер дә көн тугач, умарта кортлары янында мәж килә, күңеле тулган чакларда тальянын кулына ала.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев