Сәхнәдә дә, укуда да без-алдынгы!
Урта Балтай мәктәбендә бүген барлыгы 53 бала укый. Мәктәп автобусы шоферы Рафаэль Нуруллин балаларны 4 авылдан барлык саклык һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәп укырга алып килә һәм кайтарып куя. Балаларнны да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтә. -Мәктәп ашханәсе пешекчесе Мөсфирә Хөснетдинова укучы балаларны бик тәмле аш-су белән сыйлый. Коллективыбыз...
Урта Балтай мәктәбендә бүген барлыгы 53 бала укый. Мәктәп автобусы шоферы Рафаэль Нуруллин балаларны 4 авылдан барлык саклык һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәп укырга алып килә һәм кайтарып куя. Балаларнны да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтә.
-Мәктәп ашханәсе пешекчесе Мөсфирә Хөснетдинова укучы балаларны бик тәмле аш-су белән сыйлый. Коллективыбыз бик дус, бердә һәм тату безнең,-ди директор Резеда Сәлахова.-Балаларыбыз сәхнәне үз күрә, бик күп район, зональ һәм конкурсларда ел да призлы урыннар яулыйбыз. Мәктәбебездә үткәрелгән Мәүлед ае кичәсендә дә барлык укучыларыбыз да теләп катнаты һәм чыгыш ясады. Яңа елны да матурлык белән каршылыйбыз. Һәр сыйныф мәктәбебез ишегалдында үз кар сыннарын ясап, саф һавада вакытын бик файдалы итеп үткәрде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев