Реклама
Җәмгыять
Шәһәр яны игътибар үзәгендә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны торак пунктларына уңайлы яшәү шартлары тудыру бурычын куя.
(11 сентябрь, “Апастово-информ”).
Туры эфир вакытында Татарстан Президенты Казан шәһәре янәшәсендә урнашкан Царево утары, Светлый торак комплексы, Куюки авылы, Салмачы поселогы һәм башка шәһәр яны торак пунктларының проблемаларына тукталды. Рөстәм Миңнеханов бу торак пунктларда яхшы инфраструктура белән тәэмин итүнең бик мөһим бурыч булуын әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.
2020нче елның 31нче августында Питрәч районына эшлекле сәфәре вакытында, Татарстан Президенты Мәгариф һәм фән Министрлыгына, төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык Министрлыгына район башкарма комитеты белән бергәләп, Куюки авылының мәктәп яшендәге балалар санына анализ ясап, ул территориядә, гомуми мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Татарстан Президенты шәһәр яны торак пунктларының проблемаларына комплекслы якын килүнең мөһимлеген искәртте. Балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлинакалар төзү, газ кертү, электр һәм җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү белән берлектә, шулай ук, районнарда эш урыннары булдыру буенча да чаралар күрү сорала.
Татарстан Президенты эш урыннары булмау сәбәпле, бу якларда яшәүчеләр Казанга йөрергә мәҗбүрләр, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шәһәр яны торак пунктларында индустриаль һәм технопарклар төзү күз уңында булырга тиеш. Гражданнар аларда үзләренә эш табачаклар һәм бу парклар халыкны тартып торучы үзәкләргә әйләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев