Шыгай фермасына кадәр бетон юл салынды
-Төзүчеләр быел барлык торакларны, ачык мәйданчыклар, азык саклау урыннарын төзекләндереп, кышлату сезонына әзерлекне иртә җәйдән үк башлады,-ди Шыгай фермасы мөдире Лилия Салиева. -Яшь бозауларны салкын метод белән үстерү өчен ябык ангар төзелү дә эшебезне җиңеләйтте. Иң зур шатлыгыбыз-авыл уртасыннан фермага кадәр 900 метр озынлыкта бетон юл төзелде. Эшкә хәзер көязләнеп...
-Төзүчеләр быел барлык торакларны, ачык мәйданчыклар, азык саклау урыннарын төзекләндереп, кышлату сезонына әзерлекне иртә җәйдән үк башлады,-ди Шыгай фермасы мөдире Лилия Салиева. -Яшь бозауларны салкын метод белән үстерү өчен ябык ангар төзелү дә эшебезне җиңеләйтте. Иң зур шатлыгыбыз-авыл уртасыннан фермага кадәр 900 метр озынлыкта бетон юл төзелде. Эшкә хәзер көязләнеп туфли киеп тә килеп була бездә!
-Киләсе елда Кабыккүпер авылы фермасын да шулай капиталь ремонтлау эш планына кертелде. Карамасар, Урта Балтай сөтчелек комплексында да эшләр тукталмаячак. Ел саен бу җитди, кирәкле эшкә миллионнар юнәлтелә. Эш шартларын яхшырту-безнең көндәлек бурычларның берсе,-ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев