Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын иде”

Апастан Илдар абый Усманов лаеклы ялда булса да, кул кушырып утыра торганнардан түгел.

(21 август, “Апастово-информ”).


Ул бүгенге көндә бик кирәкле, изге эш башкара. Көмеш волонтерлар белән бергә яралыларга тактик носилкалар тегә. Тегү эшенә куллары ятып тора Илдар абыйның.
-Тегәргә күптән өйрәнгән идем. Биредә тегүчеләр кирәклеген ишеткәч, көмеш волонтерларга бик теләп мин дә кушылдым. Безгә Казаннан яңа тегү машинасы да бүләк иттеләр. Алар белән эшлисе җиңел дә, уңайлы да. Без теккән кирәк-яраклар солдатларга ярдәм итсен иде. Егетләргә исән-сау өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Мәчеткә барган саен да Ходайдан шуны сорыйбыз. Бүгенге көндә барлыгы 1500 носилка тегеп, махсус зонага җибәрдек. Райондашларымны да изге гамәлгә кушылырга чакырам. Тегү эшенең бер дә кыенлыгы юк. Килегез, өйрәтәбез, җиңү көнен бергә якынайтыйк!, - ди Илдар абый үзе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев