Свияжный бистәсе нәниләре әти-әниләре белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр
“Ләйсән” балалар бакчасында мавыктыргыч уен узды
(27 гыйнвар, “Апас-информ”).
Чара әти-әниләрне дә җәлеп итте. Ул районда Гаилә елына старт бирелү уңаеннан узган бердәм чаралар көне кысаларында оештырылды.
“Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнделәр. Әти-әниләр исә белемнәрен сынап карадылар”, - дип хәбәр иттеләр “Ләйсән” балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев