Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сыйфат атналыгында районда нинди эшләр башкарыла, моңа кемнәр җаваплы?

Укучыбыз соравына район санитария-эпидемиология күзәтү үзәге табибы Мәдинә Зарипова җавап бирә: - 1989 елдан Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә башлады, ә 1995 елдан аның төп үткәрелү вакыты ноябрь аеның икенче атнасы дип билгеләнде. Быел бу чара 9-13 ноябрь аралыгында уза. Бу чорда сәүдә нокталарына таләпләр аеруча арта. Әгәр дә сез...

Укучыбыз соравына район санитария-эпидемиология күзәтү үзәге табибы Мәдинә Зарипова җавап бирә:

- 1989 елдан Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә башлады, ә 1995 елдан аның төп үткәрелү вакыты ноябрь аеның икенче атнасы дип билгеләнде. Быел бу чара 9-13 ноябрь аралыгында уза. Бу чорда сәүдә нокталарына таләпләр аеруча арта. Әгәр дә сез сатып алган товарларыгызның сыйфатыннан канәгать булмасагыз, бу атналык барышында гына түгел, гомумән, теләсә кайсы көнне район кулланучылар хокукын яклау бүлеге һәм санитария-эпидемиология күзәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Без сезнең гаризаларыгыз нигезендә намуссыз сатучыларны, аларның сәүдә нокталарын тикшереп чара күрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев