Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сыйфат көне

Халыкара сыйфат көне ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

(10 ноябрь, “Апастово-информ”).


Быел сыйфат көне 12нче ноябрьгә туры килә. 2020нче елда бездә сыйфат атналыгы буларак 9-15нче ноябрь көннәрендә билгеләнә. Клиентларга юнәлеш тоткан, намус белән эшләгән компанияләр сыйфат атналыгында җитештергән товарларның сыйфатына аерым игътибар бирәләр. Чөнки, хәзерге вакытта сатып алучы товарның куркынычсызлыгына гына түгел, куйган таләпләрнең үтәлеш дәрәҗәсенә дә, канәгатьлек хисе китерүенә дә игътибар итә.
Сыйфат проблемасы бүген инде иң алгы планга куеп хәл ителә. Чөнки, сыйфат аңлатмасы бүгенге яшәешебезнең ни дәрәҗәдә булуы белән тыгыз бәйләнгән.
Илебездә продукциянең сыйфаты кулланучы күзлегеннән чыгып бәяләнә. Бу уңайдан, товарның бөтен характеристикаларын да тулы яктыртып, сатып алучыга мөмкин кадәр төгәл мәгълүмат бирү мөһим.
Районыбызда да сыйфат атналыгы товар кулланучы фикерен алга кую шартларында билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев