Танай-Турай авылының “көмеш волонтерлар”ы хәрбиләргә эчке киемнәр тегү эшен башлап җибәргән
Авылдашлар “Көмеш волонтерлар”хәрәкәтенә кушылып, изге эшкә керешкән.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Яраланган хәрбиләргә эчке киемнәр тегү эше Танай-Турай авылы клубында оештырылган. Авылның оста куллы, олы йөрәкле хуҗабикәләре җыелып, үзара килешеп, бу көннәрдә эшкә дә керешкән. Авыл халкы да теләктәшлек күрсәтеп, тукымалар белән ярдәм иткән.
“Иң элек районның “көмеш волонтерлар” хәрәкәте җитәкчесе Сания апа Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә бөтен нечкәлекләрен өйрәтте, үрнәк кисемнәрен бирде. Авылдашларыбыз – Алсу Шәйхетдинова, Рәйхана Вәлиуллина, Фирания Зыятдинова, Рәмзия Гашыйгуллина, Рәзинә Вафина берсүзсез ярдәмгә килделәр. Өйләреннән тегү машиналары алып килеп, эшне башлап та җибәрделәр. Авыл клубында атнага ике тапкыр кич белән җыелырга сөйләштек”, - дип хәбәр итте изге эшне оештыручы, Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев