Тарихны барлаучы якташларыбызның “Гасырлар сагындагы манаралар“ китабы Татарстан Республикасы милли китапханәсендә урын алды
“Апас“ якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев исеменә Татарстан Республикасы милли китапханәсеннән Рәхмәт хаты килгән.
“Марат Абделхаевич! Милли китапханә сез бүләк иткән “Х. Бәдретдинов, Р. Ногмановның “Гасырлар сагындагы манаралар“ китабы өчен олы рәхмәтен белдерә. Әлеге китап туган ягы тарихын өйрәнүче күп укучыларны кызыксындырыр дип ышанабыз“, – диелгән анда.
Бүләк ителгән китап яңа басмалар залында урын алган. Мәгълүмат китапханәнең электрон каталогына да керә. Теләгән кеше укый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев