Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан балалары утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)

- Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ"...

- Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт йөк машинасының куркынычсыз тизлекне сакламау аркасында килеп чыккан, - дип яза intertat.ru.

Чыганак: intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев