Реклама
Җәмгыять
Татарстан командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды
Пандемия аркасында, республиканың 200 катнашучысы Новокузнецк шәһәренә финалга бара алмады, ә дистанцион рәвештә өйдә торып ярышты.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Яшь профессионаллар” милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медальләре алды.
“Чемпионатны ябу тантасасында 21нче сентябрьдә, “Россия регионнары кубогы” региональ җыелма командалар зачеты рейтингында, Татарстан республикасы диплом һәм 1нче дәрәҗә кубокка ия булды”, - дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Республика рейтингның абсолют лидеры Мәскәүдән генә калышты.
Татарстан җыелма командасында 206 яшь профессионал бар иде. Алар 158 төр буенча ярыштылар. Ярыш дистанцион форматта үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев