Реклама
Җәмгыять
Татарстанда 10 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 16 баланың гомере өзелгән
Һәлак булган балаларның 11е – пассажирлар, 5се – җәяүле.
(16 ноябрь, “Апастово-информ”).
Республика Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча, Татарстанда 2023 елның узган ун аенда 389 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл һәлакәтләрендә 16 бала һәлак булган, тагын 403е яраланган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хәлнең шактый кискеләншүен билгеләп уза. ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтләре 25 очракка арткан, яраланучы балалар саны — 18 гә, ә һәлак булучы балалар саны 1,5 тапкырга - биш балага күбрәк булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең 78 проценты шоферлар гаебе белән килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев