Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда беренче республика хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

Татарстан Үзәк башкарма комитетының беренче утырышында АТССРның Халык Комиссарлары Советы оешкан һәм аның рәисе сайланган.

(28 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Бүген АТССРның Халык Комиссарлары Советы оешуга 100 ел тулды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
1920нче елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетының “Татар социалистик Совет республикасы Автономиясе турында”гы декреты нигезендә, дәүләт хакимияте аппараты депутатларының җирлек советларыннан, АТССРның Үзәк башкарма комитетыннан һәм Халык Комиссарлары Советыннан оешты. 
АТССР Советының беренче башкарма съезды 1920нче елның 26-27нче сентябрендә узды. Анда АТССРның Үзәк башкарма комитеты сайланды. Беренче пленар утырышы 28нче сентябрьдә булды. Утырышта катнашучылар ТатЦИК президиумын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Бу җыелышта республиканың беренче хөкүмәте - АТССР Халык Комиссарлары Советы оешты. Аның составына 15 кеше керде. Беренче председателе булып, Сәхиб-Гәрәй Сәет-Галиев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев